Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.317 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Шуларның соңгысы турында “татар-информ” хәбәрчесенә аңлатма биреп, китапханәнең фән-методика бүлеге мөдире евгения шемилова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аша эш йөртеп, чыннан да, китапханә тарафыннан ил күләмендә уздырылды ул конкурс, диде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  2. Аерым алганда, быел 1 гыйнвардан 1 апрельга кадәр бөтен Россия төбәкләренә электрон формада мөрәҗәгать белән чыгып, барлык өлкә һәм край китапханәләренә конкурс шартлары турында белешмә җибәрелгән, конгрессның төбәкләрдә вәкилләре оештыру-җанландыру эшенә җәлеп ителгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  3. Дөресен генә әйткәндә, төрки телле төбәкләр генә катнашыр дип уйлаган идек, конкурста катнашучылар “географиясе” шактый киң булып чыкты, арада рус балалары да күп: Идел буе, Урал федераль округлары, бигрәк тә приморье якларыннан күп рәсем килде, хәтта Владивосток, сахалиннан да. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  4. “Шулай итеп, бәхеткә, балалар рәсем конкурсында теләп катнашты, урыннарда иң уңышлылары сайлап алынганнан соң, мөгаен, анда меңләп бала катнашкандыр, 128 рәсем Татарстанга җибәрелде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  5. Шуларның 55 е безнең тарафтан җиңүче буларак билгеләп үтелде, иҗади эшләр исә 6 - 8, 9 - 12, 13 - 14 яшь буенча 3 төркемдә аерым бәяләнде”, - дип канәгатьлек белдерде мөдир. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  6. җиңүчеләр татар символикасы төшергән диплом һәм татар телендәге китап белән бүләкләнгән, конкурста катнашкан һәр балага Республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәсенең Рәхмәт хаты җибәрелгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  7. Бүләкләр исә төбәкләрдә үткәрелгән Тукай бәйрәме тантанасында тапшырылган, инде шуларның шаһиты булып, фотосурәтләр килә икән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  8. Алар ак барслы милли үрнәкле дипломның эшләнешенә соклану белдерә, сүз уңаеннан әйтик, милли символикалы диплом табуы шактый кыен булып чыкты, бары тик “аист-пресс” та гына бар икән алар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  9. Форсаттан файдаланып, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир шакировка рәхмәт әйтәсе килә, ул хәйрия иткән бүләк китаплары бала күңелендә гомерлек истәлек, Татарстан ядкаре булып калачак, дип искәртә Е. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
  10. Шушы матур эш белән канатланган китапханә хезмәткәрләре конкурсның икенчесен башлап җибәргән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/